1 ноябрьдә Караширмә авылында яшәүче САБИРОВА АСЫЯ ГАРИФ КЫЗЫна 85 яшь тула
Кадерле, газиз әниебез! Без сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, озак еллар яшәргә язсын. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен мең-мең рәхмәт сиңа.
Җиргә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Иң изге теләкләр белән балаларың, киявең, киленең, кодагыйларың, Гөлназ, оныкларың, оныкчыгың.
Фото: интернеттан
Нет комментариев