Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

10 февраль көнне хөрмәтле җитәкчебез, хезмәттәшебез – Шәтке урта мәктәбе директоры Александр Алексеевич Ибушев олуг юбилеен билгеләп үтә.

10 февраля 2022, 08:08

727

0

0

10 февраль көнне хөрмәтле җитәкчебез, хезмәттәшебез –  Шәтке урта мәктәбе директоры Александр Алексеевич Ибушев  олуг юбилеен билгеләп үтә.

Хөрмәтле Александр Алексеевич! Сезне гомерегезнең күркәм бәйрәме – олы юбилеегыз белән котлыйбыз! Без сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле җитәкче буларак беләбез. Мәгариф системасында эшләү беркайчан да җиңел булмаган. Сез бөтен белемегезне, көчегезне шушы өлкәгә багышлап, җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелдегез. Сезнең кайгыртучан, сак карашыгыз, хезмәт сөючәнлегегез зур хөрмәткә лаек. Шәтке урта мәктәбенең районда гына түгел, республикада да ирешелгән уңышларында сезнең көндәлек фидакарь хезмәтләрегезнең өлеше зур. Шул ук вакытта сез матур гаилә башлыгы, яраткан балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның кадерле дәү әтисе, туганнарыгыз өчен төп нигез тоткасы булып яшисез.

     Александр Алексеевич! Алдагы гомерегез бүгенгедәй күркәм үтсен, гаиләгез тигез булсын, кылган яхшылыкларыгызның бәрәкәтен күреп, тормыш юлдашыгыз белән гаиләгезгә иңгән муллыкка сөенеп, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы белән балаларыгызның, оныкларыгызның рәхим-шәфкатен тоеп, таза-сау булып яшәргә язсын.


Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.

 

Агымсулар кире акмагандай,
Кабат кайтмый үткән гомерләр.
Кайтмаса да яшьлек, картлыкта  да
Күтәренке булсын күңелләр.

 

Иң изге теләкләр белән Шәтке урта мәктәбе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев