10 июнь көнне Теләче авылында яшәүче ХӘМИТ ГАБДЕЛХАЙ УЛЫ ХӘКИМОВның туган көне

Хөрмәтле Хәмит Габделхаевич!
Сезне ихлас күңелебездән олугъ юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сезнең үткән тормыш һәм хезмәт юлыгыз авыр да, катлаулы да, ләкин чын хезмәт кешесенә генә хас булган үрнәк тормыш һәм хезмәт юлы ул. Тормыш сынауларына бирешмичә Сез үткән катлаулы, борма-борма сикәлтәле озын юллар инде артта калдылар. Әмма Сез бервакытта да авырлыклардан зарланырга, эшләгән эшләр, ирешкән уңышлар белән мактанырга, масаерга яратмадыгыз. Шуңа күрә дә олылыйбыз, хөрмәт итәбез. Без Сезгә киләчәк тормышыгызда ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә зур уңышлар, һәрвакытта да көчле ихтиярлы, ярдәмчел, гадел, һәм туры сүзле җитәкче булып калуыгызны, тагын күп еллар безнең коллективны җитәкләвегезне теләп калабыз. Гомерне бит еллар билгеләми, Яшәү дәрте булсын күңелдә. Сезгә булган безнең хөрмәтебез Урын алсын йөрәк түрендә.
Иң изге теләкләр белән җаваплылыгы чикләнгән “Мишә” ширкәте хезмәт коллективы.
Нет комментариев