11 август көнне Олы Мишә авылында яшәүче Зарипов Ринат Габделхай улының 70 яшьлек юбилее
Кадерле әтиебез! Сине туган көнен белән чын куңелдән котлыйбыз. Әти, син меңнәргә үрнәк булырлык, гади, сабыр, олы җанлы, киң күңелле кешебез! Сиңа исәнлек-саулык, тыныч, имин тормыш, алдагы гомер юлларыңда олы бәхетләр телибез. Әни белән бер-берегезгә терәк, ышаныч булып, тигез гомер итегез. Безгә булган изгелекләрең өчен чиксез рәхмәт сиңа. Без сине бик яратабыз!
Нинди генә эштә эшләсәң дә,
Намуслы узды хезмәт юлларың.
Безнең өчен якты маяк синең
Тормышыңда узган елларың.
Син булганга, әти, без бәхетле,
Син булганга якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Иң кадерле, газиз кешебез!
Иң изге теләкләр белән әниебез, кызларың, кияүләрең, оныкларың.
Нет комментариев