12 гыйнвар көнне Баландыш авылында яшәүче Бәдриева Рәзифә Борханетдин кызының 75 яшьлек юбилее
Сабыр холыклы, киң күңелле, кадерле әниебез! Сине юбилеең белән ихлас котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә саулыгыңны биреп, хәерле бәрәкәтле тыныч картлык кичерергә язсын сиңа. Балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен күреп, кадер-хөрмәттә яшә, әниебез.
Кайгы-хәсрәт сине читләп үтсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Шатлык-куанычлар гына китерсеннәр,
Син үстергән кыз һәм улларың.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, килен-кияүләрең, онык-оныкчыкларың исеменнән кызың Нәсимә.
Нет комментариев