14 июнь көнне Күкчә авылында яшәүче ЗАКИРОВ ЗАРИФ ГАРИФ УЛЫның 85 яшьлек юбилее
Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән тигезлектә, сау-сәламәт булып, берберегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, борчумәшәкатьләрсез яшәргә насыйп булсын үзегезгә!
Сиӊа рәхмәт сүзен, әтиебез,
Белдерәбез туган көнеӊдә.
Үстердегез безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Рәхмәт, әти, меӊ-меӊ рәхмәт,
Бар нәрсәгә булдыӊ түземле.
Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрмә,
Ходай олыласын үзеӊне.
Иң изге теләкләр белән әниебез, барлык балаларын, кияүләрең, киленең, оныкларың.
Нет комментариев