Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

14 октябрь Олы Мишә авылында яшәүче кадерле әниебез ХӘМИДУЛЛИНА НУРЗИЯ НӘҖИП КЫЗЫның 55 яшьлек юбилее

14 октября 2020, 11:29

1404

0

0

14 октябрь Олы Мишә авылында яшәүче кадерле әниебез ХӘМИДУЛЛИНА НУРЗИЯ НӘҖИП КЫЗЫның 55 яшьлек юбилее

Кадерле, газиз Әниебез! Бүген сиңа 55 яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь, дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат! Әниебез, һәр туар көнең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк, таяныч, киңәшче, туган йортыбызның яме булып, әти белән бергә тигезлектә яшәгез. Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әнкәй!

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Сине ташламасын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче маяк син безгә!
Кешелекле бит син, олы җанлы,
Ярдәмчел син, дуска, туганга.
Синнән газиз, якын кеше бармы
Без бәхетле тик син булганга!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илдус, балаларың Илшат-Румия, Нурия-Айнур, Илүс-Сәйлән, оныкларың Камилә, Илвина, Ислам, Динә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев