Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

15 февральдә Баландыш авылында гомер итүче ФӘСХИЕВА ЯЗИЛӘ ЗИННУР КЫЗЫның туган көне

15 февраля 2023, 10:12

246

0

0

15 февральдә Баландыш авылында гомер итүче ФӘСХИЕВА ЯЗИЛӘ ЗИННУР КЫЗЫның туган көне

Язилә кодагыебыз, дөньяның бар яктылыгын үзеңә җыйган, шат күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле кадерле кеше син безнең өчен. Барыбыз өчен дә өзелеп торасың, һәрчак хәлләребезне белеп яшисең. Эшкә уңган, алтын куллы, төпле фикерле кеше син. Кайчан килсәк, ачык йөз, өстәлеңдә сый-нигъмәт, телеңдә һәрчак балаларга карата яхшы теләкләр синең. Син гаҗәеп киң күңелле, олы җанлы ана. Киләчәктә дә бер-беребезне ярты сүздән аңлап, тату тормышта яшәргә язсын. Кодагыебыз! Без сиңа озын гомер, саулык, бәрәкәтле тормыш, күңел тынычлыгы телибез. Йортың һәрвакыт гөрләп, бүгенгедәй үзенә тартып торсын, исән-имин бул. Тормышыңның һәр мизгеле бәхет белән үтсен. Һәрвакыт үзеңнең кирәклегеңне, кадерле икәнеңне тоеп яшә.

Уртак шатлыгыбыз-балаларның

Бәхетенә күзләр тимәсен,

Алар тигезлектә яшәсәләр,

Син дә башың аска имәссең.

Бүгенге көн кебек куанычлы

Булсын җирдә һәрбер мизгелең,

Исәнлектә һәм шатлыкта үтсен,

Кодагыебыз, бөтен гомерең!

 

Иң изге теләкләр белән кодакодагыйларың Васил - Илһамия. Бу теләкләргә улың - киленең, кызларың – кияүләрең, барлык оныкларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев