Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

15 гыйнварда Теләчедә яшәүче Козлова Фирдания Мансур кызының туган көне.

15 января 2022, 06:46

757

0

2

15 гыйнварда Теләчедә яшәүче Козлова Фирдания Мансур кызының туган көне.

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез!
Сине ихлас күңелдән олы бәйрәмең — туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете телибез. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Йортыбызның яме, кояшы бит син! Кадерледән кадерле син! Эшеңдә дә сине яраталар, хөрмәт итәләр. Авыр хезмәтеңдә алга таба да уңышлар юлдаш булсын.  Аллаһы Тәгалә алдагы көннәреңдә дә балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын
тоеп, игелекләрен күреп, әтиебез белән бәхетле озын гомер кичерүеңне насыйп итсен. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

Кешелекле бит син, олы җанлы,
Ярдәмле син дуска, туганга.
Синнән газиз кеше белмим бармы,
Без бәхетле тик син булганга.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек сиңа, олы бәхет,
Ходай шуннан мәхрум итмәсен.

Иң изге теләкләр белән яраткан тормыш иптәшең Виктор, балаларың Эдик-Эльмира, Эмиль-Әдилә, оныкларың Эрик, Әмир, Ясминә

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X