Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

16 июнь көнне Үзәк бистәсендә яшәүче кадерле әниебез ШИҺАБЕТДИНОВА ЗӨЛФИРӘ ӘБРИК КЫЗЫның 50 яшьлек юбилее!

16 июня 2020, 11:01

1351

0

0

16 июнь көнне Үзәк бистәсендә яшәүче кадерле әниебез ШИҺАБЕТДИНОВА ЗӨЛФИРӘ  ӘБРИК КЫЗЫның 50 яшьлек юбилее!

Кадерлебез!

Җир йөзендә безнең өчен синнән дә якын, синнән дә сабыр, олы җанлы кеше юктыр. Киләчәк көннәр сиңа иминлек, күңел тынычлыгы, нык сәламәтлек алып килсен. Әтиебез белән пар канатлар булып, без - балаларыңның уңышларына сөенеп, озын-озак яшәргә язсын!  Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

Бүген синең юбилеең, әни!

50 яшең – Ходай бүләге.

Син саклаучы шушы йорт нигезен,

Әти өчен тормыш терәге.

Син өйрәттең үз үрнәгең аша

Бу тормышта яшәү серләрен.

Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит

Безне уйлап типкән йөрәгең.

Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең,

Киңәшләрең булды үтемле.

Шуңадыр ул, яшибез без, әни,

Кызартмыйча синең йөзеңне.

 

Иң изге теләкләр белән әтиебез Марат, балаларың Рузалин, Ренат, бу теләкләргә әбиебез Нурбикә дә кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев