19 декабрь көнне Олы Мишә авылында яшәүче Зарипова Тәгъзимә Зиннәтулла кызының 65 яшьлек юбилее
Кадерле әниебез! Без сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Әтиебез белән озын-озак бәхетле яшәгез, авыртмагыз.
Гомерең хәзинәсенә
Өстәлсә дә тагын бер ел.
Моңайма еллар үтә дип,
Елмай син – бәхетле бул.
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең.
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең.
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә. Без сине бик яратабыз.
Иң изге теләкләр белән кызларың, кияүләрең, оныкларың.
Нет комментариев