2 март көнне Теләчедә яшәүче Гарипова Ризәлә Габдрәүф кызының гомер бәйрәме
Хөрмәтле Ризәлә Габдрәүфовна! Сезне олы бәйрәмегез – 50 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын!
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең.
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең.
Хөрмәт белән Сабада яшәүче Исмагиловлар гаиләсе.
Нет комментариев