Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

21 декабрьдә Түбән Саурыш авылында яшәүче ШАКИРОВ САМАТ РӘҖӘП УЛЫның 65 яшьлек юбилее

21 декабря 2022, 09:03

340

0

0

21 декабрьдә Түбән Саурыш авылында яшәүче ШАКИРОВ САМАТ РӘҖӘП УЛЫның 65 яшьлек юбилее

Әтиебез! Зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып бәхетле көннәрдә шатлык белән үтәргә язсын. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксезчиксез. Синең кебек миһербанлы, саф күңелле, ярдәмчел, кайгыртучан әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да. Әниебез белән безне – өч балагызны кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, гаделлеккә өйрәткәнегез өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Төп нигезебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп озак еллар яшәргә насыйп булсын үзегезгә. Барысы өчен дә рәхмәт, әтиебез.

Сабыр холык, тынгы белмәс йөрәк,

Уңган куллар – безнең әти куллары.

Әтиебезгә Ходай гомер бирсен,

Тигез булсын тормыш юллары.

 

Иң изге теләкләр белән әниебез, балаларың, кияүләрең, киленең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев