Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

22 май көнне Теләче авылында яшәүче кадерле кешебез ИМАМИЕВ РУСЛАН РАВИЛЬ УЛЫның гомер бәйрәме!

22 мая 2023, 08:02

367

0

0

22 май көнне Теләче авылында яшәүче кадерле кешебез ИМАМИЕВ РУСЛАН РАВИЛЬ УЛЫның гомер бәйрәме!

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән 50 яшьлек юбилеең белән тәбрик итәбез! Туар таңнарың тыныч, килер көннәрең аяз, саулыгың ныклы булсын. Аллаһы Тәгалә сиңа тигезлектә, балалар игелеген, шәфкатен күреп, бәрәкәтле, мул тормышта сөенеп яшәргә насыйп итсен.

Изге теләк, назлы сүздән башка

Табып булмый затлы бүләкне.

Безнең өчен бик тә кадерле син,

Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Котлы булсын синең юбилеең,

Уңыш, җиңү юлдаш булсыннар.

Авыр, биек үрләр яулаганда

Фәрештәләр ак юл салсыннар.

Сине яратып һәм хөрмәт итеп, тормыш иптәшең Фаягөл, кызларың Алсу, Нәргизә, киявең Данис һәм әти–әниең, туганнарың кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев