23 июль көнне Теләче авылында яшәүче әтиебез СӘЛӘХОВ ӘНӘС НУРИЯХМӘТ УЛЫның туган көне - 60 яшьлек юбилее
Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, михербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер сиңа телибез. Киләчәктә дә әни белән берберегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын!
Бүген синең юбилеең, әти!
60 яшең – Ходай бүләге.
Син салучы шушы йорт нигезен,
Әни өчен тормыш терәге.
Син өйрәттең үз үрнәгең аша
Бу тормышта яшәү серләрен.
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит
Безне уйлап типкән йөрәгең.
60 яшь ул ирләр өчен бары
Картлык чорның якты язлары.
Әле алда шаулап торган гомер,
Оныкларның күңел назлары.
Безнең өчен күпме тырыштың син,
Уйладың син гомер эчендә.
Онытмабыз, әти, һичбер вакыт,
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлчәчәк, балаларың Рәмис - Чулпан, Резидә, оныкларың Солтан, Тәбрис, Салават.
Фото: https://www.freepik.com
Нет комментариев