Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

24 май көнне “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәгендә эшләүче Лидия Павловна Старикованың 55 яшьлек юбилее белән тәбриклибез!

24 мая 2019, 08:00

1080

0

0

24 май көнне  “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәгендә эшләүче Лидия Павловна Старикованың 55 яшьлек юбилее белән тәбриклибез!

Хөрмәтле Лидия Павловна! Сезне чын күңелебездән үзеңә генә хас изге бәйрәмең- туган көнең белән тәбрик итәбез. Сезгә иң беренче чиратта сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетле озын гомер, күңел тынычлыгы белән яшәргә насыйп булсын. Без сезне тыйнак,  сабыр, төгәл һәм акылны алга куеп эш итә белүче, гади кеше буларак беләбез, хөрмәт итәбез. Тормыш сынауларына бирешмичә сез үткән сикәлтәле озын юллар инде артта калдылар. Әмма сез бервакыттта да авырлыклардан зарланырга, уңышларыгыз белән мактанырга, масаерга яратмыйсыз.

Яз җилләре Сезгә сокланадыр,
Һаман яшь Сез, һаман мөлаем.
Еллар үткән саен яшәрәсез,
Серен беләсездер, мөгаен.
Карашыгыз һаман шул ук, серле,
Йөзегездә тыйнак елмаю.
Керфегегез кайчак яшьләнсә дә,
Һич сизелми Сездә моңаю.


Хөрмәт  белән “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге  коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев