Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

25 гыйнварда Теләчедә яшәүче ГАРИПОВ ГАБДЕЛХАЙ ГАБДЕЛХАК УЛЫна 55 яшь тула

25 января 2023, 09:18

436

0

4

25 гыйнварда Теләчедә яшәүче ГАРИПОВ ГАБДЕЛХАЙ ГАБДЕЛХАК УЛЫна 55 яшь тула

Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, кешелекле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Без сине көчле рухлы, үткен фикерле, зирәк акыллы, күркәм холыклы, кирәк чакта кырыс та, гадел дә, намуслы да булганың өчен нык яратабыз. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Без - балаларың өчең “Безнең әтиебез бит ул!” дип горурланырлык әти, әниебез өчен ышанычлы тормыш юлдашы булдың. Синең тормыш һәм хезмәт юлың безнең өчен һәрчак үрнәк булыр. Алдагы көннәрдә дә әниебез белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын.

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,

Ягымлы, шат булсын күңелең.

Озын гомер, бәхет-шатлык белән,

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек ярты бәхет диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

 

Иң изге теләкләр белән улың Данил, кызың Алинә, киявең Илдус, оныкларың - Азалия, Самат. Бу теләкләргә әниебез, Теләчедә һәм Саба районының Оет һәм Миңгәр авылларында яшәүче туганнарыбыз да кушыла

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев