Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

25 июльдә Максабаш авылында яшәүче Тәнзилә Шәрәфи кызы Галлямовага (Шарафиева) 80 яшь тула

25 июля 2022, 10:20

691

0

1

25 июльдә Максабаш авылында яшәүче Тәнзилә Шәрәфи кызы Галлямовага (Шарафиева) 80 яшь тула

Татарстанның атказанган укытучысы Тәнзилә апа 41 ел дәвамында Максабаш башлангыч мәктәбендә  балаларга белем бирде. Үзе директор, үзе укытучы, тәрбияче. Бүген үзләренең яраткан укытучыларына йөзләгән укучылары рәхмәтле - кайда яшәсәләр дә, нинди урыннарда эшләсәләр дә, Тәнзилә апаны онытмыйлар алар.

Хөрмәтле Тәнзилә апа! Сезне зур юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә исәнлек- саулык телибез. Озын  гомерле булыгыз. Район, республика газеталарында басылган мәкаләләрегез Сезне  актив гражданлык позицияле  могәллимә буларак ачыклады. Гомерегез буе Сез урнәк булдыгыз безгә. Рәхмәт барсы өчен дә! 
 

 Зур ихтирам белән укучыларыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев