25 май көнне Теләче авылында яшәүче ГАЛИЕВ МӨХӘММӘТНУР ХӘНӘФИ УЛЫның 80 яшьлек юбилее

Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сине ихлас күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән, балалар, оныклар игелеге күреп, тигез тормышта яшәргә язсын.
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Туган көннәр ел да кабатлана
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Иң изге теләкләр белән Ачык типтагы Теләчеагрохимсервис җәмгыять коллективы
Нет комментариев