Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

26 апрель көнне җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте җитәкчесе ФӘСХЕТДИНОВ ХӘБИР НУРЕТДИН УЛЫның туган көне.

26 апреля 2020, 08:54

1073

0

0

26 апрель көнне җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте җитәкчесе ФӘСХЕТДИНОВ ХӘБИР НУРЕТДИН УЛЫның туган көне.

Хөрмәтле Хәбир Нуретдинович!

Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез - туган көнегез белән тәбрик итәбез. Һәр үткән ел кешегә яшь өстәп кенә калмый, яңа куаныч-шатлыклар алып килә, зирәклекне арттыра, тормыш тәҗрибәсен баета. Сезнең үткән тормыш юлыгыз чын хезмәт кешесенә – гаделлекне яратучы кешегә генә хас булган үрнәк тормыш һәм хезмәт юлы. Көчле ихтыярлы, изге күңелле, мәрхәмәтле, акылны алга куеп эш итә белү сыйфатларыгыз белән бик күпләргә үрнәк Сез. Зур тәҗрибәгә, зирәк акылга, тынычсабыр холыкка ия, шул ук вакытта үтә таләпчән дә булган, саф күңелле, игелекле, хөрмәтле Хәбир Нуретдинович, Сезне туган көнегез белән кот- лап, киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш, Венера ханым белән тигезлектә балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, озын-озак гомер итүегезне теләп калабыз. Сезнең һәрбер көнегез яшәү яме, дөнья иминлеге һәм куанычлар белән тулып торсын!

Зур ихтирам белән җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев