Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

27 март көнне Лесной бистәсендә яшәүче кадерле әниебез САФИУЛЛИНА ГӨЛФИНУР РАЗИТДИН КЫЗЫның 60 яшьлек юбилее

27 марта 2020, 09:40

921

0

0

27 март көнне Лесной бистәсендә яшәүче кадерле әниебез САФИУЛЛИНА ГӨЛФИНУР РАЗИТДИН КЫЗЫның 60 яшьлек юбилее

Әни булган өйнең нигезе нык, табыны да һәрчак түгәрәк. Син безнең өчен һәрьяклап яшәү үрнәге. Сабыр холыклы, киң күңелле, тырышлыгың белән күпләрнең ихтирамын яулаган олы җанлы әниебез! Сине ихластан олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Без синең һәрвакыт көр күңелле, сәламәт һәм бәхетле булуыңны телибез. Безгә яхшы тәрбия биргәнең, эшкә өйрәткәнең өчен рәхмәт сиңа. Безнең шатлыкларга куанып, әти белән тигез гомер кичерегез.

Җан рәхәте бирсен Раббым сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Кунак булып җирдә йөрергә.

Иң изге теләкләр белән кызларың, кияүләрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев