28 июнь көнне Саба районы Сабабаш авылында туып-үскән, хәзер Теләче авылында яшәүче Илшат Галиәскәр улы Галиәкбәровның туган көне - 70 яшьлек юбилее
Кадерлебез! Сине чын күңелебездән туган көнең - олугъ юбилеең белән котлыйбыз. Олы йөрәкле, сабыр холыклы, киң күңелле һәм һәм һәрвакыт безне кайгыртып торганың өчен зур рәхмәт сиңа. Син безнең өчен иң кадерле, иң изге кеше. Киләчәк тормышың иминлектә, саулыкта үтсен. Балаларыбызның, оныкларыбызның игелеген күреп, аларның җылы сүзләрен ишетеп, ягымлы карашларын тоеп тигезлектә гомер кичерергә Ходай насыйп итсен!
Сабыр да син, гади, кешелекле,
Кылган эшең бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен синең көннәр,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Гомер юлың озын, озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гүзәл, улың Ирек, киленең Лилия, кызың Энҗе, киявең Илшат, оныкларың - Алсу, Зәринә, Кәрим, Сәйдә һәм Илсаф. Әлеге тәбрикләүләргә кода-кодагыйлар да, туганнар да кушыла.
Нет комментариев