Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

28 мартта Теләчедә яшәүче ШӘРӘФЕТДИНОВА ЛИЛИЯ НУРГАЛИ КЫЗЫна 50 яшь тула

28 марта 2023, 08:12

289

0

0

28 мартта Теләчедә яшәүче ШӘРӘФЕТДИНОВА ЛИЛИЯ НУРГАЛИ КЫЗЫна 50 яшь тула

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең - алтын юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!

Тормыш юлың балкып торсын,

Нурлы булсын күңелең.

Сәламәт бул, шатлык, бәхет белән

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

 

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ильмас, балаларың Гүзәл, Ильмир.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев