29 майда бар табигать яшеллеккә төренгәндә безнең өчен бик кадерле һәм ихтирамга лаек булган Олы Мәтәскә авылында яшәүче газиз әниебез НИЗАМОВА РАЗАЛИЯ РӘШИД КЫЗЫның 65 яшьлек юбилее
Кадерле әниебез! Юбилеең белән сине ихлас күңелебездән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Син безнең өчен бик кадерле, изге кеше, таянычыбыз, киңәшчебез булып яшисең. Син һәрвакытта сабыр, киң күңелле, ярдәмчел. Барысы өчен дә Ходайның мең рәхмәте яусын сиңа. Без сиңа озын гомер, саулык-сәламәтлек, күп шатлыклар, күңел тынычлыгы телибез. Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәләре сине беркайчан да ташламасын. Киләчәктә дә әтиебез белән пар канатлар булып тигез гомер итегез.
Без телибез сиңа бәхет, әнкәй,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү
Бәхет бит ул безнең өчен дә.
Әле тагын бик күп еллар яшә,
Нык типсен синең йөрәк.
Син – безнең бердәнберебез,
Син әле безгә кирәк.
Иң изге теләкләр белән әтиебез Тәлгать, кызларың Лениза, Ландыш, Резидә, кияүләрең Ленар, Гадел, оныкларың Диана, Данис, Булат, Гомәр.
Нет комментариев