29 майда Олы Мишә авылында яшәүче МИННЕБАЕВ ДАМИР ӘКРАМ УЛЫның гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз! Безне яратып, кадерләп үстереп, тормышта үз юлыбызны табарга булышканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле әти, ныклы таяныч, ышанычлы киңәшче, хыялларыбызны тормышка ашырырга ярдәм итүче. Әти-әни, туганнарның кадерен белергә өйрәткәнең, кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Син – без, балаларың өчен, кадерле әти, оныкларыңның яраткан дәү әтисе! Әниебез белән күпләргә үрнәк булып, утыз биш ел парлап, бер-берегезне ярты сүздән аңлашып гомер итәсез. Киләчәктә дә барыбыз бергә, исәнлектә-саулыкта, муллыкта, татулыкта гомер итәргә язсын!
Чын күңелдән бәйрәм белән котлый
Газиз улың һәм дә кызларың.
Безнең үсеп җиткәннәрне көтеп
Сизми калдың гомерең узганын.
Инде хәзер оныкларны сөеп
Яшәүләрдән тәмнәр табасыз.
Еллар узган саен безнең өчен
Кадерлерәк була барасыз!
Ходай һәрчак саулык бирсен сезгә
Җиргә ныклап басып йөрер өчен.
Барыбызга зур таяныч булып,
Тормыш рәхәтләрен күрер өчен!
Иң изге теләкләр белән балаларың Гөлия - Алмаз, Динар - Регина, Гөлнар - Филюс һәм оныкларың Әмир, Аяз, Амиль, Зәринә, Ранис. Бу теләкләргә әниебез Гөлфирә дә кушыла.
Нет комментариев