Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

3 август көнне Шәтке авылында яшәүче Галимуллина Кәүсәрия Хәйретдин кызының гомер бәйрәме

02 августа 2023, 14:16

423

0

0

3 август көнне Шәтке авылында яшәүче Галимуллина Кәүсәрия Хәйретдин кызының гомер бәйрәме

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез! Сине 50 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын. Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып кал. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син! Сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын.

 

Сөйкемле карашың кояшка тиң —

Бар тормышны нурга күмәсең.

Бу дөньяның барлык хикмәтләрен

Бары тик син генә беләсең.

Тормышта гел ярдәм итеп тора

Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;

Иркәлисең, яратасың, юатасың,

Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.

Сәламәтлек, озын гомер язсын,

Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!

Күңелең синең күтәренке булсын,

Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

 

Сине яратып һәм хөрмәт итеп барлык туганнарың исеменнән тормыш иптәшең Илнур, балаларың Ирек, Алинә, кайнанаң Рабига, киявең Илшат, киленең Алсу, оныгың Иллария, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев