Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

30 март көнне Теләче авылында яшәүче Шәмсетдинова Дания Зәйнулла кызының 60 яшьлек юбилее

29 марта 2022, 18:17

1017

0

0

30 март көнне Теләче авылында яшәүче Шәмсетдинова Дания Зәйнулла кызының 60 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, кайгы-хәсрәт күрмичә, безнең белән бергә муллыкта, шатлыкта, рәхәттә яшәвеңне телибез. Гел шундый туган җанлы, ярдәмчел, киң күңелле булып кал. Безнең өчен гомереңне дә бирергә әзер булып торуың өчен мең рәхмәт сиңа, әни. Без сиңа сокланабыз һәм яратабыз.

Юбилеең котлы булсын, әни,

Телибез бәхет кенә.

Сөендерсен һәрбер көнең

Шатлыклар килеп кенә.

Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,

Күңелләрдә булган саф хисләр.

Озын гомер, якты, матур тормыш

Бездән, әни, сиңа теләкләр.

Иң изге теләкләр белән балаларың Фәннүр-Эльмира, Фәнис, оныкларың Динар, Дәринә, Динә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев