31 майда Олы Тиләҗе авылында яшәүче ХӘЙРУЛЛИНА АЛСУ НИЯЗ КЫЗЫна 35 яшь тулды
Кадерлебез! Сине туган көнең - кечкенә юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар, эшеңдә уңышлар, гаилә бәхете телибез.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Күтәренке булсын күңелең.
Саулык, бәхет, куанычта гына
Гөрләп үтсен синең гомерең.
Иң изге теләкләр белән кайнатаң Ринат, кайнанаң Марсилә, тормыш иптәшең Айрат, кызың Әдилә, улың Тимерхан
Нет комментариев