4 июль көнне Субаш авылында гомер итүче Олы Нырсы урта мәктәбе директоры Петр Александрович Чернов үзенең туган көнен - 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә!
Хөрмәтле Петр Александрович! Сез үз һөнәрегезне яратып, намуслы башкарасыз, балаларны ихлас яратасыз, шуңа күрә алар арасында да ихтирам яуладыгыз, коллективта, авылда да абруегыз зурдан. Сабырлык, күркәм холык, тирән белем, югары оештыру сәләте, коллегаларыгыз, ата-аналар, укучылар белән уртак тел таба, бала күңелен аңлый белү сәләте - болар барысы да сезне бизәүче сыйфатлар. Һәрвакыт өстәлегез мул, җаныгыз тыныч, күңелләрегез күтәренке булсын. Бәхетле, озын гомер кичерегез.
Иң изге теләкләр белән, сезне хөрмәт итеп, дусларыгыз.
Нет комментариев