Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

4 нче июль көнне Олы Нырсы урта мәктәбе директоры хөрмәтле җитәкчебез Чернов Петр Александровичның 60 яшьлек юбилее.

04 июля 2021, 09:44

848

0

0

4 нче июль көнне Олы Нырсы урта мәктәбе директоры хөрмәтле җитәкчебез Чернов Петр Александровичның 60 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле Петр Александрович, Сезне шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмегез белән, җан тибрәлешегез яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнегез белән котлыйбыз!

 

Ел - ул байлык, ә яшь - пьедестал. Җиңүчеләр генә анда тора. Тормышыгызның һәр минутыннан лаеклы файдалануыгызны, ял итүегезне, зирәклегегезне һәм белемегезне киләчәк буыннарга тапшыруыгызны телибез.

60 яшьтә тормыш яңа мәгънәгә һәм яңа төсләргә ия була. Һәрвакыт яшь һәм күңелле булып калуыгызны, нык сәламәтлек, күбрәк тормыш энергиясе һәм көч, бары тик уңай фикерләр һәм күңелле вакыйгалар телибез. Яраткан гаиләгез, туганнарыгыз һәрвакыт яныгызда булсын.

Сиксән түгел, туксан түгел,

Нибары алтмыш кына.

Күтәрелгән чагыгыз бит

Гомернең балкышына.

Балаларыгыз да үскән,

Оныклар да тирәдә.

Яннарыгыздан китмиләр

«Яратабыз» - диләр дә…

Яшь кызлар да «бабай» дими,

«Абый» дип дәшә әле.

Шатлык чәчеп, бәхет урып

Яшьнәп яшәгез әле.

Иң изге теләкләр белән Олы Нырсы урта мәктәп коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев