7 апрель көнне Урта Мишә авылында гомер итүче ХУҖИНА ГӨЛФИЯ ШӘРИФУЛЛА КЫЗЫның туган көне

Кадерле әниебез! Сине чын күңелебездән туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның игелеген күреп, әтиебез белән тигезлектә озын гомер итүегезне телибез.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Йосып, балаларың Алинә, Асаф, Ленар-Диләрә, кода – кодагыйларың.
Нет комментариев