7 август көнне Караширмә авылында яшәүче Тимергалиев Ралиф Габделгазиз улының 70 яшьлек юбилее
Кадерлебез! Сине олы бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балалар игелеге, оныклар сөенече телибез, туганнарыңның күңел җылысын тоеп, әни белән бер-берегезгә терәк булып хәерле тыныч картлык кичерергә насыйп итсен Ходай. Әни белән бергә безне кадерләп үстергәнегез, зирәк киңәшләрегез, безгә терәк булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!
Изгелекнең өлгесе булып,
Син торасың, әти, тормышта.
Әти диеп дәшер кеше булгач,
Рәхмәтле без шушы язмышка.
Авыртмасын саның, сыкрамасын җаның.
Якты йөзең һаман яктырсын.
Ходай сиңа алгы көннәреңдә
Рухи өмет, шатлык арттырсын.
Олыгаям дип, һич тә кайгырма син,
Өлкәннәрдә акыл, сабырлык.
Киңәш, ярдәм кирәк булса
Әле дә син бар үрнәк алырлык.
Иң изге теләкләр белән әниебез Нәкыя, кызың Гөлназ, киявең Ринат, улың Илназ, киленең Ләйсән, оныкларың Самат, Сәминә, Әмирә, Сәфәр, Булат.
Нет комментариев