7 июль көнне Иске Җөри авылында яшәүче әтиебез Сәхабиев Фәннур һәм әниебез Сәхабиева Суфия Алтын туйларын билгеләп үтәләр
07 июля 2022, 09:32
1784
0
1

Кадерле әти-әниебез! Сезне барлык балаларыгыз, килен-кияүләрегез исеменнән бергә яши башлауның 50 еллык юбилее белән котлыйбыз! Безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, тормыш нигезләренә өйрәткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә!
Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәрегездә дә сау-сәламәт булып, сөенеп яшәргә язсын иде. Сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрегез бары тик шатлыкта гына үтсен. Безне сөендереп тигез, озак яшәргә язсын сезгә!
Иң изге теләкләр белән барлык балаларыгыз, оныкларыгыз.
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев