Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

7 июль көнне Үзәк бистәсендә яшәүче Шиһабетдинов Ильгиз Солтан улының гомер бәйрәме 60 яшьлек юбилее.

07 июля 2019, 13:48

1544

0

0

7 июль көнне Үзәк бистәсендә яшәүче Шиһабетдинов Ильгиз Солтан улының гомер бәйрәме 60 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине бүгенге матур юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Гомер бәйрәмеңдә сине котлап, озын гомер, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Киләчәктә дә бүгенгедәй көчле рухлы, кешелекле, бәхетле һәм сәламәт бул! Нинди генә өлкәдә эшләсән дә син үзеңне таләпчән, гадел һәм туры сүзле хезмәткәр итеп таныттың. Синең тормыш һәм хезмәт юлың чын хезмәт кешесенә – гаделлекне яратучы кешегә генә хас үрнәк юл.  Безгә тормышта үз урыныбызны табарга, һәр башлаган эшне ахырына җиткерергә өйрәттең.   Киләчәктә әни белән тигез тормышта, бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп,  игелекле гомер кичереп, тынычлыкта, муллыкта,саулыкта,  яшәргә язсын.

 

Котлы булсын, эти туган көнең,

Һәрчакта да бул син бәхетле

Яныбызда син булганда гына

Табып була олы бәхетне.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсын безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур,

Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Киң күңелле, юмартлыгың өчен

Кояш белән сине тиңлибез.

Шатлык белән тулы, куанычлы

Озын гомер сиңа телибез.

 

Иң изге теләкләр белән балаларың Чулпан - Ришат. Теләкләребезгэ эниебез Гөлфирә, әбиебез Нурбикә, кода-кодагыең, туганнарың да кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев