Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

9 апрель көнне Теләче авылында яшәүче ӘХМӘТҖАНОВА ТӘСЛИМӘ ӘБРИК КЫЗЫна 50 яшь тула

09 апреля 2023, 07:38

304

0

0

9 апрель көнне Теләче авылында яшәүче ӘХМӘТҖАНОВА ТӘСЛИМӘ ӘБРИК КЫЗЫна 50 яшь тула

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез! Сине 50 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

Сөйкемле карашың кояшка тиң.

 Бар тормышны нурга күмәсең.

Бу дөньяның барлык хикмәтләрен

Бары тик син генә беләсең.

Тормышта гел ярдәм итеп тора

Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;

Иркәлисең, яратасың, юатасың,

Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.

Сәламәтлек, озын гомер язсын,

Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!

Күңелең синең күтәренке булсын,

Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

 

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илһам, балаларың Ләйсән - Фәнил, Ленара, оныгың Сәфинә

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев