9 февраль көнне Теләче авылында яшәүче иң газиз кешебез-әниебез Ишниязова Гөлсем Мәхмүт кызының 60 яшь тулган көне, зур бәйрәме-юбилее!

Кадерлебез! Синең чиста, саф һәм йомшак күңелең кебек, табигатьнең дә иң матур мәлендә дөньяга килгән иң якын кешебез!
Бүгенге матур көнеңдә сиңа сәламәтлекнең ныгын, шатлыкларның иң зурысын, бәхетнең нурлысын, озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыгызнын-оныгыгыз Инсафнын куанычын телисебез килә! Туачак таңнарың бүгенгедән дә якты-матуррак һәм бәхетлерәк булсын иде.
Әниебез! Бүгенге матур елмаюың, сихри карашың, олы йөрәгең, сабырлыгың, яхшы тәрбияң, безгә әти дә, әни дә булуың өчен без сиңа гомеребез буе бурычлы... Тирән хөрмәт һәм рәхмәт сүзләребезне бүгенге бәйрәм көнеңдә сиңа җиткерәсебез килә. Җил-давыллардан сакларбыз, йөзеңә һичкайчан кызыллык китермәбез, күзләреңдә безнең өчен дип балкыган очкыннарны сакларга тырышырбыз. Әни, яшә генә! Сау-сәламәт кенә бул...
Гомер йомгагыңны сүтсәң әгәр,
Күпме хатирәләр ачыла.
Чиксез изгелекләр,сабырлыклар
Барысы сыйган синең җаныңа...
Изгедән-изге теләкләр белән, сине һәрчак яратып, кызларың Ильнара, Гульнара, кияүләрең Нурислам, Альмир, бердэнбер оныгын Инсаф. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев