Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ак халатлы фәрештә ул безнең Валентина Петровна

07 марта 2021, 10:15

892

0

2

Ак халатлы фәрештә ул безнең Валентина Петровна

Бик тә кирәкле һөнәрләрнең берсе - шәфкать туташы. Ак халатлы ягымлы апалар белән балачакта ук - прививка ясатырга дип, яисә авырып китеп, балалар шифаханәсенә килгәч танышабыз. Шул вакытта ук бу хезмәтнең кирәклеген аңлый башлыйсың. Шәфкать туташы булып эшләү - кызыклы гына түгел, авыр да. Эш вакытында төрле холыклы кешеләр белән аралашырга туры килә. Әмма савыгырга ярдәм иткән авырулардан рәхмәт сүзләре ишетү бик рәхәт буладыр. Аларны юкка гына, нәкъ менә, шәфкать туташы, дип аталмыйлар шул. Аларның күңелләре изге, уйлары шәфкатьле.

Фәрештәдәй ап-ак халат кигән

Шәфкать туташы син.

Көнме-төнме - ярдәмгә киләсең,

Гүя инде оҗмах кошы син.

Йомшак күңел, йомшак куллар синдә,

Ярдәмгә киләсең һәркемгә.

Язмышың якты, юлың ак булсын,

Урын калмасын һич хөкемгә...

Синең әйткән җылы сүзләр безгә

Яшәүгә ышаныч, көч-куәт бирә.

Күпме кеше синнән шифа ала,

Күпмесе, терелеп, баш ия.

Бу шигырь юллары Субаш участок хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Валентина Петровна Черновага атап язылган шикелле.

Табигатьнең иң саф, садә чагында, кар бөртекләре җемелдәшеп, берсе белән берсе куышып, Җир-ананы ак юрган белән каплаганда, 1966 елның 7 мартында Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында өченче бала булып якты дөньяга аваз сала ул. Һәрчак мөлаем, ярдәм кулы сузарга әзер, изге күңелле, бар кеше белән дә уртак тел таба белә. Валентина Петровнага бу сыйфатларны Ходай Тәгалә тумыштан ук биргән, дип әйтсәң дә ялгыш булмас. Мәктәпне тәмамлагач, кешеләргә ярдәм итү теләге көчле булган кыз Яшел Үзән медицина училищесына юл тота. Уку йортын яхшы гына тәмамлагач, язмыш аны Субаш авылына эшкә алып килә.Аңа бу вакытта әле 17 яшь кенә була. Ул монда үзенең бәхетен таба, Петр Чернов белән гаилә корып, өч ул тәрбияләп үстерәләр. Кече уллары Максим Казан дәүләт энергетика университетының тәмамлап, инженер булып эшли. Уртанчы уллары Денис Казан югары хәрби танк училищесын бетереп, дивизия штабы начальнигы булып хезмәт итә. Олы уллары Дмитрий Казан дәүләт педагогика интитутының физик тәрбия факультетын тәмамлап, спорт өлкәсендә эшли. Валентина Петровна гаиләсендә - иренең сөекле тормыш иптәше, изге күңелле әни. Менә инде 37 ел Субаш участок хастаханәсендә барлык хезмәттәшләренең, авылдашларының хөрмәтен яулап, шәфкать туташы булып хезмәт куя. Көн дими, төн дими, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер Валентина Петровна, авыруларны күз карашыннан аңлап, үзенең киңәшләрен биреп, Гиппократ антына тугры калып хезмәт итә. Валентина Петровна юллар юк чакларда да , әче җилле бураннарда да җигелгән ат, трактор арбаларында утырып барып, бик куп кешене үлемнән алып калган, балаларга җан өрдергән көчле шәхес ул.

7 март көнне кадерле һәм яраткан Валентина Петровнаның 55 яшьлек юбилее.

Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк,

Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.

Син яшисең шундый матурлыкка

Тагын матур бер ямь өстәргә.

 

Валентина Петровна! Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормышлар сезгә. Әрнү-сагыш белмичә, гел шулай чибәр бул, фани дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев