Бүген, 17 август көнне, Теләченең 1 номерлы балалар бакчасы мөдире Алисә Нурислам кызы Дәүләтшинаның туган көне!

Хөрмәтле Алисә Нурисламовна! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез! Йөзегез һәрвакыт якты, мөләем, нур сибеп тора, һәрвакыт ачык йөз белән каршы аласыз. Гадел җитәкче булу һәм туплаган дус командага ихтирам белән карау һәр җитәкчегә дә бирелми. Сезнең хезмәтегез һәрвакыт югары бәяләнсен иде, башкарган эшегез ләззәт китерсен. Уңышларның иң зурысын, гомернең иң озынын, киләчәкнең иң матурын, сәламәтлекнең иң ныгын теләп калабыз.
Ихлас күңелдән юллыйбыз
Иң-иң изге теләкләр:
Озын булсын гомерләр
Тыныч булсын күңелләр.
Нет комментариев