Бүген муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе МӨБИНОВ ИЛДАР ВАКЫЙФ УЛЫның туган көне

Хөрмәтле Илдар Вакыйф улы! Сез районыбызда иң җаваплы вазыйфаларның берсендә фидакарь хезмәт куясыз. Киң колачлы фикерләүгә ия булуыгыз, мөһим проблемаларны чишүдә алдан үлчәп һәм җентекле якын килә белүегез белән хезмәттәшләрегез арасында хөрмәт тудырасыз. Бу күркәм сыйфатларыгыз, безнең барыбызга да үрнәк булып тора. Сезгә алга таба да нәтиҗәле хезмәт, исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге телибез! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итегез! Якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә Ходай!
Гомер юлыгыз озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Хәр көнегез бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Ихтирам белән, Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты.
Нет комментариев