Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген Җәнәй авылында яшәүче талантлы каләмдәшебез, иҗатташ дустыбыз ДАМИРА МИҢНЕБАЕВАның туган көне, 50 яшьлек юбилее.

10 апреля 2020, 10:55

1040

0

0

Бүген Җәнәй авылында яшәүче талантлы каләмдәшебез, иҗатташ дустыбыз ДАМИРА МИҢНЕБАЕВАның туган көне, 50 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле Дамира ханымны редакция коллективы һәм йөзләгән укучыларыбыз исеменнән күркәм гомер бәйрәме белән ихлас котлыйбыз.

Аңа киләчәктә эшендә зур уңышлар (Дамира ханым Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң озак еллар балаларга белем-тәрбия бирү өлкәсендә эшләде, хәзер Олы Мишә балалар бакчасын җитәкли), саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар һәм оныклар куанычы күреп, тормыш иптәше Марат әфәнде белән тигез гомер итүләрен теләп калабыз. Дамира ханым безгә газетабызны үзенең аһәңле шигырьләре, кызыклы, мавыктыргыч язмалары белән тулыландырып торучы, шигырьләр җыентыгы авторы буларак һәм милли җанлы иҗатташ дустыбыз буларак, кадерле. Хөрмәтле укучылар! Бүген сезнең игътибарга гомер бәйрәме уңаеннан Дамира ханымның шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев