Бүген Җәнәй авылында яшәүче талантлы каләмдәшебез, иҗатташ дустыбыз ДАМИРА МИҢНЕБАЕВАның туган көне
10 апреля 2023, 16:54
480
0
0

Хөрмәтле Дамира ханымны редакция коллективы һәм йөзләгән укучыларыбыз исеменнән күркәм гомер бәйрәме белән ихлас котлыйбыз!
Аңа киләчәктә эшендә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар һәм оныклар куанычы күреп гомер итүен теләп калабыз. Дамира ханым безгә газетабызны үзенең аһәңле шигырьләре, кызыклы, мавыктыргыч язмалары белән тулыландырып торучы, шигырьләр җыентыгы авторы буларак һәм милли җанлы иҗатташ дустыбыз буларак, кадерле.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев