Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай бүләге иясе, якташыбыз Венера Әхәт кызы Ганиеваның гомер бәйрәме - туган көне

24 марта 2023, 14:27

207

0

0

Бүген Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай бүләге иясе, якташыбыз Венера Әхәт кызы Ганиеваның гомер бәйрәме - туган көне

Хөрмәтле Венера Әхәт кызы! 

Сезне чын күңелебездән туган көнегез белән тәбрик итәбез!  Бөтен гомерегезне, көчегезне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегегез, ихласлылыгыз, ягымлылыгыз белән укучыларгыз, дусларыгыз күңелен яулагансыз. Шушы матур көндә Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз! Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр Сезнең күңелне һәрчак яктыртып, балкытып торсын.  Җан тынычлыгы,  эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф телибез.  Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз!

Күңелеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен Сезгә
Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар!

Теләче муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм Сезне яратып Теләче районы халкы. 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев