Бүген Теләче авылында яшәүче Дәүлиев Әхәт Мөбәрәкҗан улы 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Хөрмәтле Әхәт Мөбәрәкҗанович! Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сез гомерегезне иң авыр, әмма кирәкле хезмәткә багышладыгыз. Теләче авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасында, озак еллар мәгариф һәм мәдәният системасында эшләп лаеклы ялга чыктыгыз. Сайлаган хезмәтегезне яратып, бирелеп, зур җаваплылык белән башкардыгыз. Сезнең һәр эшкә иҗади якын килә белүегез, зур оештыру сәләтегез үрнәк булып тора. Күркәм юбилеегыз уңаеннан, сезгә рух ныклыгы, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Алдагы көннәрдә тормыш иптәшегез, балаларыгыз, туганнарыгыз өчен кадерле кеше булып, аларның шәфкатен, мәрхәмәтен һәм ихтирамын тоеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Теләче муниципаль район Советы, Башкарма комитеты.
Нет комментариев