Иске Җөри авылында яшәүче иң кадерле кешебез – әтиебез Галимбәков Гафур Нургаян улының 18 июльдә 60 яшьлек юбилее
КАДЕРЛЕБЕЗ! Сине олы бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Әни белән бергә безне кадерләп үстергәнегез, зирәк киңәшләрегез, безгә терәк булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!
Әтиебез! Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балалар игелеге, оныклар сөенече телибез, туганнарыңның күңел җылысын тоеп, әни белән бер-берегезгә терәк булып хәерле тыныч картлык кичерергә насыйп итсен Ходай. Тормышыбызга ямь өстәп, гел шулай елмаеп, безне сөендереп, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә!
Бүген синең юбилеең, әти!
Алтмыш яшең – Ходай бүләге.
Син салучы шушы йорт нигезен,
Әни өчен тормыш терәге.
Син өйрәттең үз үрнәгең аша
Бу тормышта яшәү серләрен.
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит
Безне уйлап типкән йөрәгең.
Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрми,
Гомер көзен тыныч каршыла.
Рәхмәт әйтеп, газиз кешебез,
Баш иябез синең каршыңда!
Иң изге теләкләрдә калучы әниебез Дания, улың Тәбрис, киленең Гөлинә, киявен Раил, 4 оныгың исеменнән сине яратып кызың Сәринә. Бу теләкләргә барлык туганнарың, кода-кодагыйларың да кушыла.
Фото: https://www.freepik.com
Нет комментариев