Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Җөри авылында яшәүче ГАЛИУЛЛИНА ӘЛФИНУР ИЛГИЗ КЫЗЫның олы юбилее.

11 марта 2020, 15:24

626

0

0

Иске Җөри авылында яшәүче ГАЛИУЛЛИНА ӘЛФИНУР ИЛГИЗ КЫЗЫның олы юбилее.

Иске Җөри авылында туып, шунда гомер итүче, гомере буе балаларга бе- лем биргән, хәзерге вакытта лаеклы ялга чыккан безнең өчен иң кадерле кешебез - ГАЛИУЛЛИНА ӘЛФИНУР ИЛГИЗ КЫЗЫның олы юбилее.

9 март көнне апабызга 60 яшь тулды.
Дөньядагы бөтен матур сыйфатларны үз иткән - сабыр холыклы, ягымлы, ярдәмчел, уңган-булган апабыз! Син безнең өчен төп нигезне җылытып торучы кояшыбыз да, әтиәниебезне тәрбияләп яшәүче изге күңелле шәфкать фәрештәбез дә! Мең рәхмәтләребез сиңа, Апа!

Сәламәтлек ташламасын сине,
Барыбыздан изге теләкләр.
Без һәрвакыт синең янәшәдә,
Синең белән безнең йөрәкләр.
Яшә әле, борчу-сагышлардан
Ерак йөрсен синең сукмагың.
Без бәхетле - син булганга җирдә,
Мондый апа кайда бар тагын!


Иң изге теләкләр белән әти-әниең, эне- сеңелләрең: Рәсимә - Мәсгуть, Илсур - Гөлфирә, Ирек-Рәсимә һәм балалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев