Җитәкчебезне туган көне белән котлыйбыз!
Хөрмәтле Ленар Йосыфович! Сезне чын күңелдән истәлекле бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезгә гаилә бәхете, нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тормышта оптимизм, иҗади уңышлар, бары тик күңелле вакыйгалар, бәхет телибез! Сез бүгенге көндә җитәкләгән кораб, төрле киртәләрне узып, бары тик дөрес агым белән генә алга йөзсен.
Гадел җитәкче булу һәм туплаган дус командага ихтирам белән карау һәр җитәкчегә дә бирелми. Без бу яктан бик бәхетле. Үз эшенең остасы булу, заман сулышын тоеп, дөрес юл белән алга атлау – бу чын талант! Сезнең хезмәтегез һәрвакыт югары бәяләнсен иде, башкарган эшегез ләззәт китерсен. Без Сезне бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез!
Бәхетләр теләп, "Теләчеинформ" мәгьлүмат үзәге коллективы.
Нет комментариев