Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Караширмә авылында гомер итүче ФАТЫЙХОВ МӘХМҮТ МӨХӘММӘТ УЛЫн юбилее белән тәбриклибез!

03 октября 2018, 15:19

984

0

0

Караширмә авылында гомер итүче ФАТЫЙХОВ МӘХМҮТ МӨХӘММӘТ УЛЫн юбилее белән тәбриклибез!

3 октябрьдә Караширмә авылында гомер итүче ФАТЫЙХОВ МӘХМҮТ МӨХӘММӘТ УЛЫның 80 яшьлек юбилее

Кадерле әтиебез! Ихлас күңелдән сине олуг бәйрәмең - 80 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Безне, өч улыңны, аякка бастырып олы юлга чыгарганчы, әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле, таянычыбыз, ышанычыбыз, яшәү өлгебез. Ходай насыйп итеп, сиңа алдагы көннәреңдә дә кайгы-хәсрәт күрмичә, җан тынычлыгы, сәламәтлек белән мул тормышта, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын. Укыган догаларың кабул булсын.

Куанычлар гына алып килсен

80 яшең – олы бәйрәмең.

Сиңа бүген бүләк итәбез без

Барлык яхшылыклар бәйләмен.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур

Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.

Иң изге теләкләр генә теләп балаларың Марат - Рәйлә, Рашат - Резидә, Илһам, оныкларың Алинә - Раушан, Ләйсән, кечкенә оныкчыгың Дилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев