Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хөрмәтле Нәҗип Нәкыйпович, Гөлнур Габбасовна!

04 октября 2019, 14:48

1648

0

0

Хөрмәтле Нәҗип Нәкыйпович, Гөлнур Габбасовна!

Хөрмәтле Нәҗип Нәкыйпович, Гөлнур Габбасовна!

Сезне гаилə бəйрəмегез - бергə
тормыш итə башлавыгызга 40 ел тулган көнегез, ягъни Рубин туегыз белəн
ихлас күңелдəн котлыйбыз!

Һəр гаилə үзе бер дөнья, җəмгыятебезнең мөһим бер күзəнəге. Сезнең
гаилəгез ул - динебезне, халкыбызның гореф-гадəтлəрен, телен, бай
мəдəниятен саклаучы учак. Сез балаларыгызга тирəн белем, яхшы тəрбия
бирдегез һəм һəрвакыт башкалар өчен үрнəк булдыгыз. Без Сезне
районыбызның тормышында актив катнашучы гаилə буларак та хөрмəт
итəбез.

Сезне гаилə бəйрəмегез белəн котлап, килəчəктə ныклы сəламəтлек, күңел
тынычлыгы, гаилəгездə иминлек, яңадан-яңа куанычлар телəп калабыз.
Килəчəктə дə балаларыгызның, оныкларыгызның, кардəш-туганнарыгызның
шəфкатен, мəрхəмəтен, игътибарын һəм ихтирамын тоеп, хəерле, тыныч
тормышта гомер итəргə язсын. Алга таба да елларга баш бирмəс, тормыш
сөючəн булып калуыгызны телибез. Ышанычлы, тугры дусларыгыз Сезгə
һəрвакыт терəк булсын, тормышыгызда шатлыкларыгыз күп булсын.
Һəрбер көнегез Сезнең яшəү яме, дөнья иминлеге һəм куанычлар белəн
тулып торсын!

Яшəгез һəрвакыт елмаеп,
Борчулар кермəсен күңелгə.
Бəхетегез кояшы нур сипсен
Ходайдан бирелгəн гомердə.

Ихтирам белəн Телəче муниципаль район Советы, район башкарма
комитеты.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев