Хөрмәтле остазыбыз – Аскарова Равзалия Кыямовнаның гыйнвар аенда 65 яшьлек юбилее

Хөрмәтле Равзалия Кыямовна! Сезне зур, шатлыклы бәйрәмегез – юбилеегыз белән котлыйбыз. Максатчан, ихтыярлы, шул ук вакытта таләпчән һәм гадел булуыгыз белән Сез хезмәттәшләрегезнең ихтирамын яуладыгыз. Киләчәк тормышыгыз сәламәтлектә, тынычлыкта, тигезлектә үтсен. Бүгенгедәй бәхеткә күмелеп, муллыкта, иман байлыгында, тормыш иптәшегез Талип абый белән белән газиз балаларыгызның игелекләрен күреп яшәгез.
Гомер уза диеп борчылмагыз,
Күңелегездә һаман яз әле.
Йөзегездә яшьлек чалымнары,
Йөрәкләрдә дәрман бар әле!
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын Сезгә гомергә.
Хөрмәт белән, Баландыш төп мәктәбе коллективы
Нет комментариев