Лесной бистәсендә яшәүче СӘГЪДИЕВА ГАЛИМӘ ГАБДЕЛГАНИ КЫЗЫның 23 июньдә 60 яшьлек юбилее
23 июня 2022, 06:46
861
0
0

Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез! Сине күркәм юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Җан тынычлыгы, күңел көрлеге, шатлык-куанычлар телибез. Мул, имин тормышта балаларыңның, оныкларыңның игелеген, гомер буе кылган яхшылыкларыңның әҗерен күреп, рәхәттә, бәрәкәттә сау-сәламәт булып яшәргә язсын.
Әни диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда!
Шатлыкларың булса - уртак була,
Кайгыларың булса - югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Иң изге теләкләр белән улларың Алмаз, Нияз, киленнәрең Эльвира, Лилия, барлык оныкларың
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев